Чаллыда укытучының укучы башына чиертүен аңлаттылар
Бу хәл кайсы мәктәптә булган?
Чаллының бер мәктәбендә ир-ат укытучы бер укучының башына чиертә. Моны видеога төшереп социаль челтәрләрдә тараттылар.
Видеодан күренгәнчә, укытучы башта кычкыра. Аннары бер укучының башына чиертә.
Шәһәр хакимиятенең мәгълүмати сәясәт идарәсе әлеге видеога аңлатма бирде.
«Бу хәл март аенда 51нче мәктәптә булган. Георгафия укытучысы моны директорга хәбәр иткән. Укытучыны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Әти-әниләр тарафыннан укытучыга карата канәгатьсезлек белдерүче булмаган», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев