Чаллыда уртача хезмәт хакы 62 мең сум
Узган елдагыга караганда күбрәк.
Чаллыда уртача һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 62 мең 500 сум ( салымнар түләгәнчегә кадәр) тәшкил итә.
Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.
Бер елда ул 18 процентка арткан. Узган елда шәһәрдәшләрнең уртача хезмәт хакы 52 мең 900 сум булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев