Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзбәкстан депутатларын сайлыйлар

Сайлау участоклары иртәгә кичке 8гә кадәр эшли.

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда Үзбәкстан республикасы Олы мәҗлесе канун чыгару палатасына депутатлар сайлау участоклары эшли башлады. Чаллы предприятиеләрендә эшләүче Үзбәкстан гражданнары иртәгә кичке 8гә кадәр тавыш бирә ала. 

– 16-17 октябрьдә Чаллыда һәам Камаарьягы районнарын, шәһәрләрендә яшәүче Үзбәкстан гражданнары Олы мәҗлес депутатларын алдан сайлауда катнаша ала, – диде башкарма комиет җитәкчсе урынбасары Винер Харисов. – «КАМАЗ» мәдәният сараенда тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылды. Үзбәкстан гражданнарының күбесе автогигантта, шәһәрнең башка сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләрендә эшли. Аларга  монда килергә җайлы. «КАМАЗ» мәдәният сарае төп проспектта урнашканлыктан иртәгә Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск  һәм башка шәһәрләрдән үзбәк гражданнарын сайлау участокларына  алып килергә уңайлы булыр дип уйладык. 

ТР үзбәк милли-мәдәни автономия рәисе Абдуманоб Абдусатаров биредә эшләүче милләттәшләренә гражданлык бурычын үтәргә уңайлыклар тудырган өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә һәм автогигант җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

«Татарстан Рәисе командасы  ике респблика арасындагы дуслыкны ныгыту юнәлешендә эшли.  Автогигант үзендә эшләүчеләрне бирегә автобуслар белән алып килде. Милләттәшләр рәхәтләнеп тавыш бирделәр», – диде ул. 

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директор урынбасары Сирень Галиәкбәров әйтүенчә,  «Автогигант коллективы мондый чараларны үткәрүдә беренче тапкыр кына катнашмый.

«Безнең өчен күпмилләтле коллективта эшләүче үзбәк гражданнарының әлеге мөһим сәяси вакыйгада катнаушы мөһим. Без үзебездә эшләүче Үзбәкстан гражданнарына рәхмәтле, алар автогигант эшчәнлегенә үз өлешләрен кертәләр», – дип искәртте ул.

Сайлау участокларында эш оешкан төстә бара. Төшке ашка кадәр предприятиеләрдә эшләүчеләр, төштән соң студентлар тавыш бирә.
Иртәгә нигездә  Кама аръягы район-шәһәрләрендә эшләүчеләр гражданлык бурычларын үтәячәк. 

Сайлау участогында бәйрәм рухы: үзбәк җырлары яңгырый, милли әйберләр күргәзмәсе оештырылган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау 2024 Үзбәк депутатларын сайлау