Чаллыда велосипедтагы малай машина астында калды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипедтагы малай машина астында калды

Фаҗига Чаллының 65 нче комплексында булды.

Changan  машинасының 41 яшьлек йөртүчесе ишегалдында бара торган була. Шул вакытта 9 яшьлек малай велосипедта җәяүлеләр юлыннан барган һәм машина юлын кисеп үтәргә булган.
Чит ил машинасы велосипедчы өстенә менгән. Нәтиҗәдә малай төрле җәрәхәтләр алып КДМЦга озатылган. Аны табиблар карагач өенә кайтарып җибәргәннәр. 
Фоталар Чаллы ГАИсеннән алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте ГАИ РТ Бала бәрдерләр

Нет комментариев