Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» көне буе хәрбиләр турында сөйләячәк

Чаллыда «ВСЕ СВОИ» марафоны узачак.

17 октябрьдә, Татарстанда иртәнге сәгать 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итүгә багышланган «ВСЕ СВОИ» киңкүләмле патриотик акция башлана. Ул 12 сәгать дәвам итәчәк.

Марафон махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә җыю пунктлары, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватан сакчылары» фонды, call-үзәк 117 белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк. 

Марафон көнне туры эфирда контракт буенча хезмәт һәм махсус хәрби операция, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар алып булачак. 

Марафонда "Шәһри Чаллы" газетасы да катнаша. Бу көнне сайт һәм социаль челтәрләрдәге төркемебездә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр турында сөйләячәкбез. Аларның гаиләләре белән таныштырачакбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев