Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Хач ману бәйрәменә әзерләнәләр

Бәкеләр - каплаулы, чишенү урыны яр буенда булачак.

19 январь, җомга көнне православ дине әһелләре Хач ману (Крещение) бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Йола буенча алар бәкедә су коеначак.  

Чаллыда бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Яр буенда бәкеләр, чишенү корылмалары, чәй эчү урыннары ясыйлар.

"Берничә ел рәттән эшмәкәрләр Чаллы хакимияте һәм Комсомол районы администрациясе белән берлектә су коену өчен бәке әзерли. Әзерлек эшләре Яңа елга кадәр ике атна алдан ук башланды", - ди Дәүләт советы депутаты, эшмәкәр Руслан Нигъмәтулин.

Бәкеләр - каплаулы, чишенү урыны яр буенда булачак. Чәй эчү һәм тамак ялгау урыннары да каралган.

Серафим Саровский чиркәвеннән ерак түгел боз өстендә зур кар сыннарын да ясый башладылар. Традиция буенча алар икәү булачак. Хәзерге вакытта карны өеп катыру процессы бара. Сыннарны елдагыча рәссам Илмир Нурмиев ясый. Эскизлар инде әзер, ди ул. 

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев