Чаллыда халык күптән көткән объектлар ремонтлана
Концерт залы иртәгә ремонтка ябыла.
2026 елда Чаллыда өч объект ремонтланачак: Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы, 45нче мәктәп һәм мэрия бинасы.
Моның өчен 925 млн сум акча бүлеп бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан хөкүмәте Чаллының 400 еллыгына 1 млрд сум акча биргән иде.
Бүген Сара Садыйкова исемендәге концерт залында соңгы тамаша була.
Якынча мәгълүматлар буенча "Евростиль" компаниясе ремонтны 30 август - Республика көненә тәмамларга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев