Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләргә автомобиль һәм дроннарга каршы корал тапшырдылар

Чарада Россия Кораллы көчләре полковнигы Шамил Әюпов катнашты.

Бүген Чаллы, Тукай һәм Минзәлә районы эшкуарлары хәрбиләргә автомобиль һәм дроннарга каршы корал тапшырды. Чарада хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби һәм Россиянең кораллы көчләр (ВС) полковнигы, махсус хәрби операциядә катнашкан шәһәрдәшебез Шамил Әюпов катнашты. 

Эшмәкәрләр исеменнән Тукай районы Советы депутаты Альфир Маннанов хәрбигә яңа автомобиль машинасы ачкычын һәм дроннарга каршы коралны тапшырды. "Иң мөһиме егетләребез исән-сау җиңү белән кайтсын. Без ярдәм итеп торачакбыз", - диде ул. - Моңа кадәр шулай ук 2 машина, запас частьләр, бронежилетлар һ.б җибәрдек. Сүз уңаеннан "Титан-16" дип аталучы әле жилетлар бездә Чаллыда җитештерелә".

Шулай ук, Ватан-Ана мемориалы каршында үткән тантаналы чарада махсус хәрби операциядәге солдатларга һәрдаим ярдәм итеп торучы эшмәкәрләргә медальләр тапшырдылар. Алар - Альфир Маннанов, Таһирҗан Шәрипов, Гамил Ахунов, Рафаэль Галиуллин. 

"Без эшмәкәрләр буларак күптәннән дус булып яшибез. Махсус хәрби операция башлангач та бергәләп ярдәм итәргә алындык,"- дип уртаклашты Альфир Мулланурович. 

Эшмәкәр Альфир Маннанов 4 ел Тукай районы Советы депутаты булып тора. Бүгенге көндә гуманитар ярдәм җибәрү белән беррәттән Боерган авыл җирлегендә яшәү шартларын яхшырту буенча эшләр алып бара. «Су скважинасы куйдырдык, хәзер менә су челтәрләрен алыштыру белән мәшгүльбез. Шул ук вакытта юлларны, зияратларны тәртипкә китерәбез. Мөмкин кадәр барлык эшләрдә дә үз өлешемне кертергә тырышам",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев