Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләргә һәм волонтерларга бүләкләр тапшырылды

Чара Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан узды.

Чаллыда үз-үзен аямыйча батырлык күрсәткән ир-егетләргә Дәүләт бүләкләре тапшырылды. 
Россия Президенты Указы белән рядовой Евгений Алчанов – Батырлык ордены, Данил Бутырин белән Владимир Яковлев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.  
Бу эшне башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов башкарды. Ул егетләрне мәртәбәле бүләк алулары белән котлап, хәрби бурчыларына тугры калганнары, батырлыклары һәм җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте. 
Шулай ук «Кыр кухнясы» проекты волонтерларының хезмәте дә югары бәяләнде. 
Рөстәм Гатин, Рөстәм Зәйнәбетдинов, Борис Мешалкин, Марат Хаҗиев һәм Рафаэль Хафизов Луганск халык республикасының «Гуманитар ярдәм өчен» билегесе белән бүләкләнделәр. 
Волонтер Илдар Нургалиев СВО зонасында булганлыктан, аның бүләге әти-әнисенә тапшырылды.
Фото шәһәр хакимиятеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Рөстәм Гатин Хәрбиләргә Дәүләт бүләкләре Фәрид Салахов