Чаллыда хәрбиләрнең якыннарын Коръән ашына җыйдылар
60ка якын ата-ана һәм ханымнар чакырулы иде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Чаллы Яр» мәчетендә СВОда катнашучы һәм батырларча һәлак булган ир-егетләрнең гаилә әһелләрен Коръән ашына җыйдылар. 60ка якын ата-ана һәм ханымнар чакырулы иде. Чарада шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Коръән ашы өйлә намазыннан соң «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияровның кунакларны сәламләү сүзләре белән башланды. Үзенең чыгышында Илдар хәзрәт бар нәрсәнең Аллаһтан килгәнен һәм Коръән укуның мөһимлеген ассызыклады.
Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев кунакларга динебездә ватанны саклауның мөһимлеге турында кыскача вәгазь сөйләде. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның күрсәткән батырлыгын, шушы авыр заманда аларның бер-беренә курсәткән ярдәмен искә алды. ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасының СВОда һәлак булганнарны шәһитләр итеп санарга дигән карарын искәртте. Соңыннан Коръән укылды һәм ватанны саклау юлында вафат булганнар өчен дога кылынды.
Мәҗлес дәвамында мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым, шәһәркүләм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдүсә Әюпова һәм уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган аналар да чыгыш ясадылар. Бер-берсенең кайгыларын уртаклаштылар, хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә һәм шушы аш мәҗлесен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
«Җәмигъ» мәчете телеграм-каналы фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев