Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кыз автобус йөртә

«Горкоммунхоз» предприятиесендә башта миңа аптырап калдылар. Берникадәр тәҗрибәм дә барлыгын белгәч, ризалаштылар.

Хатын-кыз бар нәрсәгә дә сәләтле, шагыйрь әйтмешли:  «Дөрләп янган йортка керергә дә, чабып барган атны туктатырга да!» Бүгенге заманда алар дөнья арбасын җигелеп тартучылар. Сүзем дә әнә шундый затларның берсе – Чаллыда пассажирлар йөртүче «НЕФАЗ» автобусы йөртүчесе булып эшләүче Ләйсән Вәлиева турында. Нинди җаваплы хезмәткә йөрәге житкән!

Ләйсән ханым йөрткән автобуска  очраклы эләктем мин. Иртәнге сигез тулганда эшкә барганда Мәскәү проспекты буенча йөрүче 2нче маршрут автобусына килеп кердем. Карасам, руль артында япь-яшь хатын-кыз. Кызыксынуым көчле иде, яңадан миңа аның белән танышып сөйләшергә дә насыйп булды.

– Пассажирлар мине күрәләр дә: «Иии, матур кыз утырган», – диләр. Бик күңелем була инде, – дип сөйләп китте ул миңа. Үзе Минзәлә кызы икән. Берничә ел Казанда яшәгән, анда да автобус йөртүчесе булып эшләгән. 

– Бик ярата идем эшемне. Автобус йөртүчесе булу русча әйткәндәй «минем призвание». Шәхси сәбәпләр аркасында башкаладан кире туган ягыма яшәргә кайтырга туры килде. Анда эш юк инде... Туры Чаллыга  килдем. Билгеле, «Горкоммунхоз» предприятиесендә башта миңа аптырап калдылар. Берникадәр тәҗрибәм дә барлыгын белгәч, ризалаштылар. Көн саен Минзәләдән үз машинам белән килеп йөрим. Бер дә зарланмыйм. 

«Д» категориясенә җиңел машинага права алгач укыдым. Хатын-кызга да, ир-атка кебек, 70 төрле һөнәр дә аз дип саныйм. Әле зур йөк машинасын да иярлисем килә. Кем белә, бәлки йөк төяп, ерак юлларга да чыгып китәргә насыйп булыр?! 

Әлбәттә, пассажирлар йөртүче зур автобуска утырып эшли башлау җиңел булмаган Ләйсәнгә. 

– Чаллыда юллар таррак... Аннары автобус йөртүче генә түгел, кондуктор да булырга туры килә. Юлга да игътибар итәргә кирәк, түләүләрне кабул итәсе. Анысына да ияләштем инде. Пассажирлар әйбәт,  итәгатьле, елмаеп китәләр, – ди 30 яшьлек автобус йөртүче.

«Горкоммунхоз»ның эксплуатация буенча җитәкчесе урынбасары Руслан Исмаилов та үзләренең «йолдыз»лары турында әйтми калмады. 
– Ләйсән Вәлиева Чаллы «Горкоммунхоз» предприятиесендә ике атналап стажировка үтте. «Кисәтү  ясарлык та булмады. Булдыра торган кыз», – диде аның остазлары. 

Сер түгел, безгә  автобус йөртүчеләр бик кирәк. Аларга 20 сәгатькә сузылган стажировка көннәре билгелибез, инструктаж үтәләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыралар. Хатын-кызларга да шундый ук таләпләр.

Бүгенге көндә маршрутларда 91 НЕФАЗ машинасы йөри. Ел ахырына тагын 44 автобус кайтырга тиеш. Шуңа шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәм: куркып тормагыз, «D» категорияле правагыз бар икән, килегез. Әнә, безнең Ләйсән кебек. Аны коллективта да үз иттек.

– Ләйсәнне автобус руле артында күргәч аптырап калдым! Ничә ел эшләп мондыйны беренче күрүем иде, – дип сүзгә кушыла Олег Куликов. – Булдыра бит, афәрин! Хатын-кызлар  җиңел машина йөртәләр  бит, кайберләре ир-атлардан да остарак! Юл кагыйдәләре бөтен кеше өчен дә бер ул.

– Мин Чаллыда 5 еллап автобус йөртәм. Безнең бары ир-атлардан гына торган коллективыбызда хатын-кыз эшли башлавына бик уңай карыйм. Монда хезмәттәшләр белән сөйләшеп торганда әйттеләр инде, бик сак кына, ипле генә йөри, диделәр. Бик авыр, жаваплы хезмәтне сайлады Ләйсән, берүк юллары уң булсын! – ди 26нчы маршрут автобусы йөртүчесе Камил Исмәгыйлев. 

Без дә героебызга нәкъ шул теләкләрне юллыйбыз. Безнең социаль челтәрләрдә Ләйсән Вәлиеваның руль артында төшкән видеосын хәйран күп кеше карады. Комментарийларда шәһәрдәшләребез дә аңа унышлар тели.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев