Чаллыда хатын-кыз судта җиңде
Аңа полиция хезмәткәрләре 177 мең сум акча түләргә тиеш.
Чаллыда яшәүче хатын-кыз Төркиягә ялга бару өчен гаиләсенә 176 870 сумлык тур сатып ала. Әмма Екатеринбург аэропортында Чаллы гаиләсен туктаталар. Таможня хезмәткәрләре хатын-кызның паспортын алалар, чөнки Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе биргән чит ил паспортында хата табалар. Бер хәреф дөрес язылмаган булып чыга.
Нәтиҗәдә гаилә ялга бара алмый кала.
Хатын-кыз Эчке эшләр министрлыгыннан 177 мең сум акчаны кайтаруны таләп итеп судка бирә. Моның өстенә 10 мең сум дәүләт пошлинасы һәм 50 мең сум мораль зыяннын түләтүне дә сорый.
Суд хатын-кызның гаризасын өлешчә канәгатьләндерә. Эчке эшләр министрлыгыннан тур бәясен – 177 мең сумны һәм 10 мең сумлык мораль зыянны түләтү турында карар кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев