Чаллыда хатын-кыз үзенә кул салган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кыз үзенә кул салган

Аңа 63 яшь булган.

Яңа шәһәрнең 7/03 йорты янында  хатын-кыз мәете табылган. Узып баручы кеше полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырган. Табиблар хатын-кызның алган җәрәхәтләрдән вафат булуын раслаганнар. 

Тикшерү барышында ханымның ялгыз яшәве һәм үзенә кул салуы ачыкланган. Ул бу адымга барыр алдыннан язу калдырган. Аны тикшерү эшләре материалларына беркеткәннәр. 


үлем-китем үзенә кул салган

Нет комментариев