Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кызның аягын таптап качкан таксистны хөкем иттеләр

Судта ул гаебен танымады.

Юл һәлакәте май аенда була. Чаллыда яшәүче хатын-кыз Раскольников урамында урнашкан кафега такси чакырта. Әмма таксист аны машинасына утыртмый. Чөнки хатын-кыз баласы белән була. Машина чакыртканда бу хакта ул әйтми. Таксист балалар креслосы булмавын һәм аның башка тариф буенча чакыртуын әйтә һәм кузгалып китә. Шул вакытта артка чиккәндә аягын таптый. Хатын-кыз авыртуыннан кычкыра, әмма такси йөртүче игътибар итми. 

Судта ир-ат гаебен танымады. Әмма суд зыян күрүчене яклап чыкты. Аның медицина экспертизасы, җәрәхәтләрен дәлилләүче фотолары бар. 

Закон буенча юл һәлакәте урыныннан качкан өчен ел ярымга таныклыкны алалар иясә 15 тәүлек арест билгелиләр. Таксистка җиңелчә җәза төре билгеләнде – таныклыгын 1 елга алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев