Чаллыда хезмәт базарындагы хәлләр республикадагыга караганда яхшырак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт базарындагы хәлләр республикадагыга караганда яхшырак

Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.

Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырды.

Ел башыннан әлеге үзәккә барлыгы 5966 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 546сына рәсми рәвештә эшсез статусы бирелгән. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,19 процент тәшкил итә. Республикада бу күрсәткеч – 0,24 процент.  Мәгълүматлар базасында 5629 вакансия бар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Хезмәт базарында хәл тотрыклы. Шул ук вакытта кайбер предприятиеләргә хезмәткәрләр җитми. Бу яхшы түгел», – дип искәртте. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек хезмәт базары

Нет комментариев