Чаллыда хезмәт хакы да, эш урыннары да арткан
Финанслар идарәсе башлыгы әйтте.
Чаллыда узган ел өчен НДФЛ (физик затлар керемнәренә салым) буенча түләүләр 1,5 млрд-ка арткан. Узган ел шәһәр бюджетына 7 млрд-тан артык акча кергән. План 148%ка арттырып үтәлгән.
«Оешма-предприятиеләрдә хезмәт хакы уртача 27% ка артты. 4280 яңа эш урыны барлыкка килде. 1 млрд 261 млн сумлык дивидендлар түләнде. Шул сәбәпле физик затлар керемнәренә салым артуына ирештек», – дип белдерде финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова.
Салым керемнәренең 75%ын НДФЛ тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев