Чаллыда хокук сакчылары катнашында махсус рейдлар уздыра башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хокук сакчылары катнашында махсус рейдлар уздыра башладылар

Ел башыннан шәһәрдә җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланып, тәртип бозган 1067 кеше тоткарлаган.

Чаллыда җәмәгать урыннарында алкоголь эчемлекләр кулланучыларны ачыклау максатыннан, махсус рейдлар оештыра башладылар. Аның кысаларында хокук сакчылары, Башкарма комитет белгечләре белән берлектә парк-бульварларда, скверларда, халык күпләп ял итә торган урыннарда  тикшерүләр белән йөриячәк. Югарыда телгә алынган төр кырын гамәл өчен административ кодекс нигезендә 500-1500 сумга кадәр штраф салу күздә тотыла. 

Шундый рейдларның берсе Яшь Ленинчылар бульварында үтте. Хокук сакчылары сыра һәм аракы шешәләре тотып утыручылар янына килеп, аңлату эшләре алып барды, закон белән таныштырды. "Мондый рейдлар һәр атна саен дүшәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә үтәчәк", - дип белдерде безгә Чаллы эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.

Барлыгы ел башыннан Чаллыда җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланып, тәртип бозган 1067 кешене тоткарлаган.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев