Чаллыда хокук сакчысына һөҗүм иткән егетне кулга алдылар
460
0
Гамәлдәге законнар буенча ул 10 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Чаллы хокук сакчылары Сидоровкада яшәүче 20 яшьлек егетне кулга алды. Ул власть вәкиленә көч куллануда гаепләнә.
Вакыйга 9 майда төнге унда ЗЯБ бистәсенә була. Биредә хокук бозучыларны кулга алырга җинаятьчел төркемнәр белән көрәш бүлеге башлыгы җитәкчелегендә полиция әгъзалары килә. Тоткарлау вакытында ир-егетләрнең берсе каршылык күрсәтеп, хокук сакчысының башына каты әйбер белән суга. Зыян күрүче шунда ук хастаханәгә озатыла.
Кулга алынган ир-ат изоляторга утыртыла. Мәгълүм булганча, ул беркайда да эшләми. Моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган. Гамәлдәге законнар буенча ул 10 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев