Яңалыклар тасмасы

Чаллыда законсыз чүплекләр юк ителде

Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәрендә мониторинг үткәрде.

Тикшерү барышында экологлар чүп калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Беренче чүплек Төзәтү юлында «Халык контроле» системасы аша кергән мөрәҗәгатьне тикшерү барышында ачыкланды. Законсыз чүплекның гомуми мәйданы 79,5 кв. м, күләме  15,9 куб. м тәшкил итте.
Икенче чүплек Үзәк районда, Минзәлә тракты янында теркәлгән. Гомуми мәйданы 58,96 кв. м, күләме  13,38 куб. м булган. Чаллы шәһәре Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны булдырмау турында кисәтүләр җибәрелде. Бүгенге көндә чүплекләр юк ителде. Территорияләр тәртипкә китерелгән.
 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

Нет комментариев