Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда заманча домофоннар урнаштыруны туктаталар

Проект тәмамлана.

Ел азагына кадәр Чаллы йортларына 7 мең "акыллы" домофон урнаштырачаклар. Шуның белән "Таттелеком" проекты тәмамаланачак. 15 декабрьгә кадәр эшләрне тулысынча төгәлләячәкләр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 

Бүгенге көндә заманча домофоннар барлыгы 814 йортта урнаштырылды. 

Искәртергә кирәк, заманча домофоннарны иң беренчеләрдән булып нәкъ Чаллы шәһәрендә куя башладылар. Аларны күпләр югары бәяләргә өлгерде. Домофоннар видеокамералар белән җиһазландырылган. Моннан тыш, ишекне телефон аша җирнең төрле почмагыннан ачып була. Киләчәктә домофоннар аша ашыгыч хезмәтләр һәм идарә итү компанияләре белән элемтә булдыру бурычы тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: домофоннар