Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларга зебрада юл бирмәгән йөртүчене хөкем иттеләр

Ир-ат судта машину йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәүләрен үтенде.

Чаллы судында бер төркем балаларга җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгардылар.

Вакыйга үзе агымдагы елның июнендә кичке сигездә Вахитов проспектында була. “Лада” руле артында утырган ир-ат зебрадан чыгып баручы балаларның берсен бәрдерә. Җәяүле җиңелчә генә имгәнүләр ала.  

Судта машина йөртүче үз гаебен таный. Ул: “Шул ук көнне вакыйга урынында ата-аналардан гафу үтендем”, - ди. Соңрак ул аларга материаль ярдәм тәкъдим итә, әмма аннан баш тарталар. 

Ир-ат судта машину йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәүләрен сорый. Үзенең эше транспорт чарасы белән бәйле, ди. Өстәвенә авылда ялгызы гына гомер итүче ярдәмгә мохтаҗ әнисе барлыгын да телгә ала. 

Нәтиҗәдә, суд машина йөртүчене гаепле дип таба һәм аңа 4 мең сум күләмендә штраф билгели. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев