Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда зур концерт залы булырмы?

Мәдәният министры Ирада Әюпова фикерен әйтте.

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова Чаллыда зур концерт залы төзүгә карата фикерен белдерде. 

"Башта җир участогы бүлеп бирелергә, проектны эшләргә, аннары финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Без Россия хөкүмәте белән эшлибез. Чаллыда федераль бюджет акчасына ике театр төзелде. Хәзер Казан яшь тамашачылар театрын төзекләндерү эшләре бара. Федераль адреслы инвестиция проектлары кысаларында зур концерт залы төзелер дигән өмет бар. Әмма мин әлегә моңа гарантия бирә алмыйм. Проект-смета эшләрен әзерләү – беренче адым. Аннары җир участогы. Әлегә болар юк", – диде ул. 

Министр Чаллыда «КАМАЗ» мәдәният сараен тәртипкә китерергә кирәклеген искәртте.

"Без «Энергетик» мәдәният сараен яхшы итеп ремонтладык. Анда бик күп чаралар уза", – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зур концерт залы КАМАЗ мәдәният сарае