Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы 9 май бәйрәме чараларын мэр ничек бәяләде?

Дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга бәя бирде. 
– Бәйрәм чаралары патриот шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Быел сквер һәм һәйкәл ремонтланды. Биредә узган әдәби-музыкаль чарада 600 студент катнашты. Алар бик эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде, – диде ул. 

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узган парадны 8000 кеше карады. Анда студентлар, мәктәп укучылары, предприятие һәм оешмалар вәкилләре – барлыгы 1600 кеше карады. Быел парадта беренче тапкыр прокуратура вәкилләре дә катнашты. 

«Бу  җитди оешмада эшләүчеләрнең Бөек Җиңү көненә хөрмәтен һәм мөнәсәбәтен күрсәтте. Киләчәк буыннарга үрнәк гамәл», – диде. 

Мәйданда узган театраль тамашада 3200 кеше катнашты.  51 000нән артык кеше әлеге тамашаны карап тетрәнде. Наил Мәһдиев  бәйрәмнең режиссеры Марина Костинага, башкарма комитетка,  идарәләргә, мәгариф оешмаларына бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Шунысы игътибарга лаек, бәйрәм көнендә җинаятьләр күп булмаган.

«Эчке эшләр идарәсе башлыгы доклады буенча, узган елга караганда җинаятьчелек кимегән. Бу 1, 9 май бәйрәмнәрендә озын яллар белән бәйле. Кешеләр очрашырга, аралашырга, каядыр барырга  мөмкинлек таптылар», – диде мэр. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ватанны саклаучылар елына багышланган патриотик чараларны дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

 «Без 1941 елдагы вакыйгалар, каһарман якташларыбыз, чолганышта калган Ленинград хәлләре турында киләчәк буыннарга сөйләргә, аларга дөрес тарих турындагы мәгълүматларны сеңдерергә тиешбез», – диде.

Ул бу эшкә махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Бөек Җиңүнең 80 еллыгы