Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы «Гараж 500»ны ябалар?!

ТР прокуратурасы судка дәгъва гаризасы белән чыкты.

ТР прокуратурасы Чаллыдагы «Заритал» агросәнәгать паркын («Гараж 500»ны) ябуны таләп итә. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Прокуратура «Гараж 500» территориясендә тикшерү уздырырга кушкан. Нәтиҗәдә янгын куркынычсызлыгы нормаларын бозулар ачыкланган. Шул сәбәпле Чаллы судына агросәнәгать паркы эшчәнлеген туктату турында дәгъва гаризасы җибәргән. 

Исегезгә төшерәбез, «Заритал» хуҗасы Нәҗип Зарипов. Узган елның декабрь аенда агросәнәгать паркында зур янгын чыкты. 7 мең кв.м. мәйдандагы павильоннар янып бетте. 100гә якын эшмәкәр зыян күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев