Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы яңа лицейда 5-11 сыйныф укучылары укыячак

Мәктәп 1 сентябрьгә әзер булачак.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 65нче микрорайонда төзелеп килүче мәктәпне карады. Биредә эшләр график буенча бара. 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар.  Яңа мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Биредә 5-11 сыйныф укучылары гына белем алачак. Ул 42нче мәктәп базасындагы профильле лицей булачак. Башлангыч сыйныфлар 42нче мәктәптә кала.  

Наил Мәһдиев төзелешне «Евростиль» компаниясе җитәкчесе Илнар Гайсин белән бергә карады. Лицейда уку бүлмәләре, китапханә, ашханә, спорт һәм театр залы, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары булачак. Куркынычсызлык системасына зур игътибар биреләчәк. 

«Укытучылар коллективы туплана, укучылар җыела. Мәктәпнең билгеләнгән вакытка ачылуына шикләнмибез. Бу Чаллыда соңгы 10 елда төзелгән унынчы мәктәп. Мин 2015 елда ел саен бер мәктәп төзибез дигән идем. Сүзебездә торабыз. Кыенлыклар булуга карамастан, илебез, республика җитәкчелеге Чаллыда вакытында яңа мәгариф учреждениләре барлыкка килсен өчен ярдәм итә. Милли проектлар буенча яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Без моның өчен РФ Президенты Владимир Путинга, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», – диде ул. 

Мэр 42нче мәктәптә укучылар күп булуын ассызыклады. 65нче микрорайонда яңа мәктәп төзелмәсә, укуны өч сменада оештырырга туры килер иде. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, профильле лицей ачылгач, бу микрорайонда яшәүче балалар бер сменада гына укыячаклар.

Сүз уңаеннан, 2022-2023 уку елын 1224 урынга исәпләнгән 42нче мәктәпне 2 тапкыр күбрәк укучы тәмамлаган.

Лицей төзелешенә республика бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәктәп бала ана капиталы