Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Чаллыдагы күпбалалы әнигә бүләк тапшырды

Мондый затлы бүләккә шәһәрдән бер кеше генә лаек булды.

Чаллыда яшәүче Ландыш Шәехова "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Ана даны» медале - иң югары дәрәҗәдәге хөрмәт билгесе. Аның белән Татарстан территориясендә кимендә биш ел яшәүче, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче (шуларның берсе балигъ булмаган) аналар бүләкләнә.

Ландыш Шәехованың тормышы һәрчак балалар янәшәсендә. 12 еллап ул мәктәптә укытучы булып эшли. Соңгы 10 елда "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итә.

- Эштә дә, өйдә дә балалар белән. Ирем Ленар белән 5 бала үстерәбез. Зурысына, Гөлнарага 18 яшь. Казанда КГЭУда беренче курста белем ала. Инженер-икътисадчы һөнәрен үзләштерә. 17 яшьлек улыбыз Түбән Кама көллиятендә укый. Кызыбыз Эльвина - 2нче гимназиядә 7нчы сыйныф укучысы.  Киләсе ел тагын бер кызыбыз мәктәпкә барачак. Балаларның иң кечкенәсенә 5 яшь тула, - дип сөйләде күп бала тәрбияләүче әни.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау ана бала