Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы уникаль мәктәптә банан үсә

Биредә 40 елдан соң беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә

Бүген 44нче мәктәптәге капиталь ремонт барышы белән шәһәр мэры Наил Мәдиев танышты. Быел әлеге мәктәп Россия мәгариф министрлыгы программасы буенча төзекләндерелә. Ул 1985нче елда төзелгән. Шуннан бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән, мәктәп бик салкын булган.

Мэр бинаның уникаль тарихын искәртте. Аны катыргы-кәгазь комбинатының беренче генераль директоры Сергей Титов төзеткән. Татарстанда ул бердәнбер.

Россиядә мондый проектлы мәктәп Сочида гына бар. Бина эчендә кышкы бакча бар, анда банан быел җимеш биргән.  
“Биредә җылыту Ленинград системасы буенча эшләгән. Проблеманы хәл итү өчен төзүчеләр тулысынча подвалдагы сантехниканы, батареяләрне  алыштыра. Ишекләр, тәрәзәләр дә яңа булачак. 

120 миллион мәктәп ремонтына, 15 миллион бүлмәләрне җиһазландыруга тотылачак – тантаналар залы, пәрдәләр, жалюзи бер стильдә, заманча таләпләргә җавап бирәчәк. Бүлмәләргә парталар, өстәлләр, проекторлар, такталар алачакбыз” дип сөенечен уртаклашты мәктәп директоры Лилия Нуртдинова.
“Һәр ел ремонт ясап булмый. Обьектка тотынганбыз икән, бар таләпләр үтәлерлек итеп, иң югары стандартлар буенча сыйфатлы итеп эшләсеннәр” диде мэр. Ул сметага кертелмәгән булса да мәктәпнең тышкы ягын һәм бассейныны яңартылачагын да әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев