Чаллыдан башка шәһәрләргә электричка йөриячәк
Аның проекты өстендә эшлиләр.
Электр поездлары Чаллыдан Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Зәй шәһәрләренә таба юл тотачак. Һәр 2-3 километр саен тукталыш каралган. Әмма бу әлегә хыялда гына. Бу хакта Чаллының яңа генераль планы белән таныштырганда сөйләделәр. Хәзерге вакытта архитекторлар ТР транспорт министрлыгы белән берлектә хыялны тормышка ашыру юлларын уйлый.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев