Чаллыдан чираттагы гуманитар йөк озатылды
Бу юлы 34 тоннадан артык.
Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Азык-төлек, медикаментлар, квадрокоптерлар, мотоцикллар, техник чаралар һәм башка кирәк-яраклар – барлыгы 34 тоннадан артык. Бу юлы йөк өч юнәлешкә җибәрелде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк туплауга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Эшмәкәрләр Сергей Рачков, Денис Васьков, Иван Кузьмин, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев, «Авицена» медицина үзәге генераль директоры Александр Павлов изге эшкә зур өлеш керткән.
Гуманитар йөкне «Союз-Регион» компаниясе хезмәткәрләре илтеп бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев