Чаллыдан ике укытучы Россиякүләм бәйгедә катнаша
Алар “Ел укытучысы”нда Татарстан һәм Чаллы данын яклыйлар
Ерофеева Марина Александровна 35 нче мәктәптә рус телен һәм әдәбиятын укыта. Мельникова Анна Анатольевна - 62нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы.
“Ел укытучысы” бәйгесе мөһим, дип ассызыклады шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов: “Бәйге тәҗрибә уртаклашу, алдынгы педагогик алымнар белән бүлешү, укытучы һөнәренең статусын үстерү өчен мөмкинлек ”, – дип белдерде ул укытучыларның август киәшмәсендә.
Чаллыда укытучылар җитмәү проблемасын чишәр өчен, 66 студент максатчан контрактлы рәвештә укый, 2025 нче елда мондый форма буенча 20 кеше укырга кергән. Белем бирү учрежденияләрендә 166 студент эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев