Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Курск өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җибәрелде

«Чаллыда игелекле эш кирәк кадәр дәвам итәчәк», – дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.

Чаллыдан Курск өлкәсе халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясе озатылды. Чаллы халкы, волонтерлар, территориаль иҗтимагый совет активистлары әлеге ярдәмне туплауга зур өлеш керткән.

Гуманитар ярдәмне Казанга «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте урнашкан бинага илтәләр. Республикакүләмендә җыелган ярдәм бүген үк Курскка китә. 
Курск халкына Чаллылылардан тыш, Тукай, Минзәлә районнары халкы да ярдәм иткән. Кешеләр су, ярмалар, макароннар китергәннәр. Тукай районыннан бер гаилә микродулкынлы пич алып килгән.  

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов гуманитар йөкне озатканда: «Яр Чаллы – битараф булмаган кешеләр шәһәре. Бүген гуманитар йөкне хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән Курск өлкәсе  халкына җибәрәбез. Йөк составында медикаментлар, су, азык-төлек, кешегә беренче чиратта кирәкле әйберләр бар. Чаллыда игелекле эш кирәк кадәр дәвам итәчәк», – дип белдерде. 

Башкарма комитетның яшьләр идарәсе башлыгы Лейсан Видинеева хәрбиләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ ватандашларга гуманитар ярдәм җыюда яшьләрнең актив катнашуын билгеләп үтте. 

Курск халкына гуманитар ярдәм җыю пункты Чаллының Таң урамындагы 136/1 йортында урнашкан. Ул эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә эшли. Телефон: +7-905-023-33-40. 

Курск халкына кием-салым, урын-җир әйберләре, дарулар, сабын, теш пастасы, азык-төлек, суыткыч, кер юуу машинасы – тормыш алып барырга кирәкле бар нәрсә дә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм янәшә #своих не бросаем Курск