Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан – Лисичанск халкына чираттагы гуманитар ярдәм

Рөстәм Гатин шәһәр мэрына ни өчен рәхмәт әйтте?

Луганск Халык Республикасының Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек төялгән машина бүген Чаллыдан озатылды. Йөкне «Далини» компаниясе туплаган. 

Әлеге азык-төлек Лисичанск хатын-кызларын, балаларын, картларны кайнар ризык ашату өчен кирәк. Бу эшне эшмәкәр Рөстәм Гатин командасы башкара. Волонтерлар көненә 5 мең кешене ашата. 

Гуманитар йөкне озатырга гадәттәгечә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре  килгән иде. 

Рөстәм Гатин үзенең чыгышында шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә рәхмәт әйтте. «Шәһәр булышмаса, без бу эшне бүгенге дәрәҗәдә башкара алмас идек. Азык-төлек кешеләрне ашатырга берничә көнгә генә җиткән булыр иде. Безнең исәп буенча, сезнең ярдәм белән,  апрельдә 800 мең гә якын порциядә кайнар ризык әзерләнәчәк. Бу бик зур сан. Без туктарга җыенмыйбыз, – дип ул Наил Гамбәровичка үзенчәлекле бүләк тапшырды. – Сез безнең командага бик зур тәҗрибә бирдегез» 

 Фото/шәһәр хакимиятетенең телеграмм каналыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция