Сыйфатсыз товар алдыгызмы?...
Яңалыклар тасмасы

Сыйфатсыз товар алдыгызмы?...

Хокукларыгызны ничек якларга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә бер ханым: «Базардан зонт сатып алдым, ләкин ул ватык булып чыкты. Бу очракта нинди хокукларым бар?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән.
Атылып чыккан энә, эшләми торган механизм яки су үткәрә торган тукыма – күңелсез хәл, әлбәттә.

Әмма мондый очракта сатып алучы үз хокукларын яклый ала. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы аның мәнфәгатьләрен яклый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре мондый мөрәҗәгатьләр белән даими очрашып тора.

Ханымның очрагын мисалга китереп, белгечләр кулланучыга нинди тәртиптә эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. «Сатып алучы хокукларын яклауда төп таяныч – 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе законы (алга таба – закон). Әгәр товарда сатучы алдан кисәтмәгән кимчелекләр ачыкланса, сатып алучы түбәндәге таләпләрнең берсен куярга хокуклы:
- товарны шундый ук сыйфатлы товарга алмаштыруны;
- бәясен яңадан исәпләп, башка маркалы товарга алмаштыруны;
- товардагы кимчелекләрне түләүсез бетерүне (ремонтлауны);
- сату-алу шартнамәсен өзүне һәм түләнгән акчаны тулысынча кире кайтаруны.
Әгәр сатучы сезнең таләпләрне үтәргә теләмәсә, аңа дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәгъва язмача рәвештә ике нөсхәдә әзерләнә. Анда товарның кимчелекләрен һәм үзегезнең таләпне (акчаны кире кайтару, товарны алмаштыру һ.б.) төгәл күрсәтергә кирәк.
Дәгъваның бер нөсхәсен сатучыга тапшырырга, икенчесендә исә аның кабул ителүе турында тамга куйдырырга кирәк. Әгәр дәгъваны почта аша җибәрсәгез, заказлы хаттан файдаланыгыз.

Сатучы товарны кабул итәргә тиеш. Әгәр товардагы кимчелекләрнең сәбәпләре буенча бәхәс килеп чыкса, ул үз хисабына экспертиза үткәрергә бурычлы. Сатып алучы да экспертизада катнаша ала. Әгәр тикшерү нәтиҗәсендә кимчелекләрнең товарны куллану, саклау кагыйдәләрен бозу яки сатып алучының гамәлләре аркасында барлыкка килүе ачыкланса, экспертиза чыгымнарын сатып алучы каплый.

Дәгъвага җавап бирү вакыты – 10 көн. Әгәр товарга гарантия срогы билгеләнгән булса, кимчелекләр ачыклангач, шул вакыт эчендә сатучыга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гарантия срогы каралмаган очракта, таләпләрне товар сатып алынган көннән башлап ике ел эчендә белдерергә мөмкин.

Әгәр сатучы экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәсә яки сезнең таләпләрне үтәүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар. Моның өчен, иң элек, сатучыга язмача дәгъва юлларга һәм мәсьәләне судка кадәр хәл итәргә тырышырга кирәк.
Истә тотыгыз: үз хокукларыңны яклау – ул законга таянып, үз мәнфәгатьләреңне тыныч һәм дәлилле рәвештә яклый белү».

Сатып алучыга киңәш: сыйфатсыз товар сатып алган очракта, чекны, гарантия документларын һәм сатучы белән язышкан хәбәрләрне саклагыз. Алар үз хокукларыгызны яклаганда ярдәм итәчәк. Фото ясалма интеллект иҗаты
 


кулланучыга

Нет комментариев