Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Лисичанск халкына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

«Ярдәм өчен барыгызга да рәхмәт», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Автомобильләргә 4.5 млн сумнан артык акчага азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар тутырылган иде. Бу юлы гуманитар йөк туплауга шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин, «Табыш» предпритяисе һәм «Находка»  кибетләр челтәре аеруча зур өлеш керткән.

«Чаллыда авыр хәлдә калганнар язмышына битараф булмаган кешеләр яши. Лисичанск халкын азык-төлек белән тәэмин итү өчен тагын 20 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз: 8 ай буе Лисичансктагы 5 мең кешене ризык белән тәэмин итәбез. Бу вакыт эчендә 60 млн сумга якын акчага 300 тоннандан артык гуманитар йөк озаттык. Бу ярдәм өчен барыгызга да рәхмәт», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин  җитәкчелегендәге кыр кухнясы Лисичанск халкын кайнар ризык белән тәэмин итә.

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация махсус хәрби операцмя