Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Лисичанскка 40 миллион сумлык гуманитар ярдәм китте

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Татарстан-24" телеканалына онлайн рәвештә интервью бирде. Анда сүз хәрбиләргә, Лисичанскта яшәүчеләргә ярдәм итү турында алып барылды. 

Махсус хәрби операциягә Чаллыдан 1 меңнән артык ир-егет китүен әйтте мэр. 800 ир-ат мобилизацияләнгән булса, калганнары - үз теләге белән контракт төзүчеләр. "Аларга һәрдаим гуманитар ярдәм машиналары җибәрелеп тора", - диде Наил Мәһдиев. 30 миллион сумлык кына шефлык ярдәме күрсәтелде. Монда кием-салым, хәрби зонада кулланыла торган җайланмалар керә. Әйтик, ике йөк машинасы, трактор, "УАЗ" һәм "КАМАЗ" автомобильләре җибәрелде. 

Авыр хәлдә калган Лисичанск халкы да азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителә. 219 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озаттылар. Гомуми суммасы - 40 миллион сумнан артык. Лисичанскта "Приют человека" хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатинның гади халыкка кайнар аш ашатуын да искәртеп үтте мэр. Ботка пешерү өчен ярмалар, азык-төлекләр, савыт-сабалар шәһәр бюджеты акчасыннан сатып алынуын әйтте ул. 

- Чаллы халкы кылган изге гамәлләрне Аллаһы Тәгалә күрә. Шәһәр халкына, безнең идеяләрне хуплаучы "КАМАЗ" җитәкчесе Сергей Когогинга, шулай ук дәүләт һәм шәһәр Советы депутатларына рәхмәтләремне әйтәсем килә, - диде мэр Наил Мәһдиев.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев