Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан мобилизацияләнгән ирнең баласы туды

Андреевлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр дә килде.

Кама балалар медицина үзәгендә Андреевлар гаиләсендә туган Савелийны өйләренә  чыгардылар. Нәни малайның әтисе Федор Андреев өлешчә мобилизация кысаларында РФ Кораллы көчләре сафына чакырылган иде. 

Андреевларның шатлыгын уртаклашырга туганнары  һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җитәкчеләр килгән иде. «Без хәрбиләрнең гаиләләренә даими ярдәм итәбез. Савелийның әнисе Каринага шәһәрдән – 100 мең сум акча, республикадан бүләкләр тапшырдык. Сабыйны каршы алырга «КАМАЗ» ГАҖ генераль директор урынбасары Жанна Халиуллина  һәм депутатлар  Олег Николаев белән Евгений Архипов та килде. Без хәрбиләрнең гаиләләренә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез», – диде шәһәр җитәкчесе. 

Фотолар шәһәр мэрының телеграмм каналыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы өлешчә мобилизация