Чаллыдан Сарапулга «метеор» йөри башлаячак
Сәяхәт 3 сәгатьлек булачак.
23 сентябрьда Чаллыдан Сарапулга таба "метеор" кузгалачак. Әлегә тест режимында. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов хәбәр итте.
"Әлегә рейсны сынап кына карыйбыз. Сәяхәткә Татарстан һәм Удмурт республикаларындагы туристлык агентлыкларын чакырабыз. Хәзер кунып калу өчен урын эзлибез, чөнки иртән Алабугадан яисә Чаллыдан Сарапулга барырга кирәк. Шәһәрне карап, очрашулар үткәреп кире кайтасы да бар", - диде министр.
"Метеор" 120 пассажир сыйдырышлы. Экипажда 3 җаваплы кеше булачак. Чаллыдан Сарапулга кадәр юл 200 километр чамасы. "Метеор" тулы көченә навигациянең киләсе сезонында йөри башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев