Чаллыдан хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде
Аны Комсомол районында яшәүчеләр туплады.
Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Ул Комсомол "Навигатор успеха" социаль үзәге, территориаль иҗтимагый советлар, актив шәһәрдәшләр ярдәме белән җыелды.
1,4 млн сумлык гуманитар йөк составында маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары, техника өчен запас частьләр, окоп шәмнәре, шәхси гигиена әйберләре, шәхси посылкалар һәм башка кирәк-яраклар.
Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов әлеге йөкне җыярга булышкан һәркемгә рәхмәт әйтте.
Гуманитар йөкне Комсомол районы территориаль иҗтимагый совет рәисе Ольга Айдимирова белән трерриториаль иҗтимагый совет рәисе Илгиз Сәгыйдуллин егетләргә илтер ташырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев