Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә машиналар, запас частьләр җибәрелде

Автогигант хәрбиләргә 1000 тоннадан артык шефлык ярдәме озаткан.

 

Махсус хәрби операция зонасына Чаллыдан чираттагы гуманитар йөк озатылды. 

Әлеге чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-Автоспорт» оешмасының идарә рәисе Владимир Чагин, автогигантның профсоюз оешмасы рәисе Илдар Шамилов катнашты.

Бу юл хәрбиләргә заманча җиңел машиналар, йөк машиналарына запас частьләр, радиоэлектрон көрәш өчен системалар һәм башка кирәк-яраклар җибәрелде. 

Наил Мәһдиев үз чыгышында күпмилләтле халыкның көче бердәмлектә булуын билгеләп үтте. 

 "Бу илгә авыр вакытта ярдәмдә чагыла. Бүген Чаллы ир-егетләре кулларына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклый. Без аларга ярдәм итәбез. Бу эштә Автогигант коллективы зур өлеш кертә. Бүгенге көнгә 800 млн артык сумга 1000 тоннадан артык шефлык ярдәме җибәрелгән. 

Мин хәрби часть вәкилләре белән аралашам. Алар автогигант ярдәмен тиешенчә бәялиләр. Сез җибәргән техника, радиоэлектрон көрәш системалары һәм башкалар хәрбиләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Сергей Когогин җитәкчелегендә сез бик мөһим, изге эш башкарасыз", - диде ул камазлыларга. 

"Тушенка, макарон җибәрү вакыты узды. Хәрбиләр азык-төлек белән тәэмин ителгән. Без хәзер фронтка кирәкле төзелеш материаллары, техника, резина, запас частьләр... - хәрби бурычны үтәгәндә кеше гомерен саклап калу чараларын җибәрәбез", - диде "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Сергей Когогин әйтүенчә, бүгенге көндә автогиганттан 330 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. 

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына кирәкле техника тутырылган биш йөк машинасы китте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: набережные челны МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем