Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә - мотоцикл, азык-төлек, махсус җиһазлар....

Автокаладан махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм озатылды.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. 

Бу юлы йөк составында мотоцикл, азык-төлек, медикаментлар, махсус җиһазлар бар иде. Барлыгы 15 тонна йөк озатылды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк җибәрү чарасында шәһәрдә игелекле кешеләрнең күп булуын ассызыклады.

"Милли лидерыбыз, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашканда мин авырлыклар безне берләштерде дигән идем. Чаллы халкы махсус хәрби операциядә кулларына корал тотып илебез иминлеген саклаучы 3000гә якын  ир-егеткә  даими булыша. 

Мин хәрбиләребез язмышына битараф булмаган эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр халкына рәхмәт белдерәм. Чаллы - актив, игелекле кешеләр шәһәре", - диде. 

Кыска вакытлы ялга кайткан «Кагир» позывнойлы хәрби гуманитар йөкне алып китте. 

«8 айдан соң ялга кайту хәбәре – тормышымда иң сөенечле вакыйга булды. Гаиләмнең һәм шәһәр халкының ярдәмен тоябыз. Шуңа күрә безгә җиңелергә ярамый, җиңү безнең якта булачак», – диде ул.

Егетләргә кирәкле әйберләрне җыярга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, шәһәр советы депутатлары-  Таһир Сөнгатуллин, Марсель Төхвәтуллин, Раил Миннегалиев, Марат Мөхәммәдиев һәм башкалар ярдәм иткән. 

"39 нчы бистә" территориаль иҗтимагый советы рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова хәрбиләргә 250 тартма чәкчәк җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем