Чаллыга 400 ел?!
Оештыру комитеты барлыкка килде.
Тиздән Чаллыга – 400, беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгуга 50 ел тула. Әлеге даталарны тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтү өчен ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге оештыру комитеты булдырылды.
«2026 елда Чаллыда мөһим вакыйгалар була. Автогигант конвейерыннан беренче йөк машинасы чыгуга – 50, Чаллыга 400 ел тула. Хәзердән үк эшләрне башларга кирәк. 2026 ел тиз килеп җитә. Без чаралар планын эшли башладык. Депутатлар корпусы да бу эшкә үз өлешен кертсен иде», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев