Чаллыга 72 трамвай вагоны кирәк
Трамвай юллары да тәртипкә китерелергә тиеш.
«Электртранспорт» җаваплылыгы чикләнгән оешмадагы вагоннарны, трамвай юлларын яңарту өчен 10 млрд сумнан артык акча кирәк. Бу хакта шәһәр советы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
72 вагонны алмашатыру зарур. Моның өчен 6 млрд сумга якын акча кирәк.
Җитәкче әйтүенчә, Чаллыдагы 115,3 км трамвай юлының 74 проценты искергән. Нәтиҗәдә 7 участокта трамвайлар бик акрын йөри.
Шәһәрдә яңа трамвай юллары төзү планлаштырыла. Бумажниклар микрорайоныннан Казан проспектына кадәр 10,2 км юл төзү өчен 1,7 млрд сумга төшә.
Икенче этапта тагын 3,2 км трамвай юлы төзү проекты буенча эшләр тәмамланып килә. Аның якынча бәясе 774 млн сум. Башкарма комитет әлеге проектны тормышка ашыру өчен финанс чыганагы эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев