Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга «Galibri & Mavik» дуэты килә

Яшьләр көнендә тагын ниләр була?

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Яшьләр көненең программасы белән таныштырды. Ул 29 июньдә Яр буе паркы мәйданында үтәчәк.

Мәйданга төшү юлында 13 сәгатьтә «Яшьләр кварталы» дип исемләнгән интерактив мәйданчыклар эшли башлый. 

Кичен бәйрәм кысаларында авто, мотокүргәзмә һәм  велосипедчылар фестивале оештырыла, лазертаг буенча турнир узачак. 

Чаллы Яшьләр  көненең кунаклары – «Galibri & Mavik» дуэты. Бәйрәм дискотека һәм диджей Саймон чыгышы белән дәвам итә һәм салют  белән тәмамлана. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Яшьләр үзләре теләгәнчә бәйрәм оештырсыннар. Без аларга финанс яктан ярдәм итәрбез. Иминлекне кайгыртырбыз», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне диджей Саймон