Чаллыга ялга кайткан хәрби алгы сафтагы хәлләр турында сөйләде
Аның сүзләренчә, барысы да хәрби рухта, Җиңүгә ышаналар.
Фергана позывнойлы хәрби Чаллыда чираттагы кыска вакытлы ялда. Ул Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов янында булды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Хәрби сүзләренчә, ул гаиләсе белән күрешә алуга бик бәхетле. Сүз уңаеннан, ир-ат аларга алдан хәбәр итмичә, сюрприз ясап кайткан.
«Кич иде инде. Хатыныма розалар алдым. Тәрәзәгә шакыдым, букет белән йөземне капладым. Тормыш иптәшем чәчәкләрне күрде, тик нәрсә булганын аңламады. Шул вакытта букет артыннан йөземне күрсәттем. Аның: «Балалар, балалар, әтиегез кайткан!» – дип кычкырганын ишеттем. Төпчегем мине танымас дип уйлаган идем. Әмма шундук кочаклап алды, таныды», – ди хәрби.
Шулай ук егет алгы сафтагы вазгыять турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, барысы да хәрби рухта, Җиңүгә ышаналар.
«Хәзер дошман чигенә. Ул «хваткасын» югалта, әллә курка, аларның рухы төшкән кебек», – ди Фергана.
Сугышчылар алгы сафта булганда, волонтерлар һәм активистлар, хакимият вәкилләре хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә.
«Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм күрсәтәбез. Скважина борауларга да, утын алып кайтырга да булышабыз. Концертларга, дельфинарийга алып барып та күңелләрен күрәбез. Берәүне дә игътибарсыз калдырмыйбыз», – ди Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев