Чаллыга яшенле яңгырлар килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яшенле яңгырлар килә

МЧС кисәтү җибәрде.

29 май, чәршәмбе көнне Татарстанда һава торышы бозылачак. Көндез яшенле яңгырлар көтелә. Урыны белән хәтта бозлы яңгыр явып үтәчәк. Җил секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк. Шулай да +24..+29 градус җылы булачак, ди синоптиклар. Төнлә +8..+13 градус. 

30, 31 май көннәрендә дә яшенле яңгырлар явып китәчәк. 1,2 июньдә чын җәй башлануын фаразлый гидрометеорология үзәге. Һава торышы +27 градуска җитәчәк. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев