Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга кайсы кирәгрәк: кардиоүзәкме, 5нче хастаханәгә яңа бинамы?

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең фикерен җиткерде.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка кардиодиспансер проектын тәкъдим иттеләр.

БСМПның баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, мондый үзәк Чаллыга бик кирәк, чөнки йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтендөньядагы кебек бездә дә киң таралган.

"Мондый авыруларга тиз арада югары технологияле ярдәм күрсәтелсә, аны киләчәктә дәвалау уңышлы була", - диде ул.

Бүгенге көндә БСМПның кардиокластеры Чаллы һәм Кама аръягы шәһәр һәм район халкына ярдәм күрсәтә. Әлеге бүлеккә Россия һәм Белорусиянең 11 шәһәреннән 19 табиб килгән. 

Моңа ТР Рәисе һәм Чаллы мэры ярдәме белән ирешелгән.

Сүз уңаеннан, узган елда БСМПда беренче тапкыр авыруга донор йөрәге куелган. Барлыгы 5 трансплантация ясалган. 2025 елда бу санны 7гә җиткерү планлаштырылган.

Клиникада мөмкинлекләр җитмәү сәбәпле, мондый ярдәмгә мохтаҗ авыруларның барсына да операция ясау мөмкин түгел.
Хастаханә территориясендә заманча югары технологияле кардиоүзәк төзелсә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде диләр табиблар.


ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтте.  

"ТР Сәламәтлек саклау министры белән киңәшегез. Шәһәргә нәрсә кирәгрәк: кардиоүзәкме, 5нче хастаханәме? Икесен дә берьюлы төзергә финанс мөмкинлекләр юк, берсен төзү мөмкинлеген карарбыз. Без 5нче хастаханәгә яңа бина төзү мәсьәләсен арткы планга куймыйбыз", - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП ТР Рәисе Сәламәтлек саклау чир 5нче хастаханә