Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга кайтартылачак зур автобусларны кайсы проспект буенча җибәрәчәкләр?

Шәһәрдәшләребез яңа автобусларны Чулман проспекты буенча җибәрү яклы.

Чаллыга җәйгә күп кеше сыйдырышлы 24 яңа автобус кайтартырга ниятлиләр. Аларны фаразлар буенча Чулман проспекты буенча җибәрергә исәп тоталар. Чөнки калган проспектларда җәмәгать транспорты мәсьәләсе артык кискен тормый: Мәскәү һәм Сөембикә проспектлары буенча трамвайлар йөри, Тынычлык проспектында 2021 елдан зур һәм уңайлыклы НЕФАЗлар хәрәкәт итә. Шулай да маршрутлар буенча әлегә төгәл бер фикергә киленмәгән.

Шәһәрдәшләребез дә яңа автобусларны  Чулман проспекты буенча җибәрү яклы. Алар бу гозерләрен февраль аенда "Челнинские известия" газетасы оештырган туры эфир вакытында Чаллы мэрына җиткергән иде. “42нче һәм 43нче маршрутлар белән бәйле проблемлалар бар. Балаларыбыз “Адымнар” мәктәбенә  авырлыклар белән барып җитә. Зур автобуслар саны артса шат булыр идек. Аз кеше сыйдырышлыларына коляскалар белән дә кереп булмый”, - дип фикерләре белән уртаклашты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев