Күпердә «ГАЗель» машинасына ут капкан, дип хәбәр итәләр.
М12 трассасының Алабуга (Поспелова яны) белән Чаллы арасындагы участогында зур пробка хасил булды. Интернет чыганаклар хәзерге вакытта 15 км-лык әлеге араны үтү өчен якынча 1 сәгать вакыт кирәклеген искәртә.
Шаһитлар сүзләренә караганда, биредә транспорт чарасы белән бәйле гадәттән тыш хәл теркәлгән. Төгәлрәк әйткәндә "ГАЗель" автомобиленә ут капкан. Зыян күрүчеләр хакында әлегә мәгълүмат юк.

Нет комментариев