Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия министрын Чаллыда нәрсә кызыктыра?

«Биредә берюлы төрле юнәлештә белем бирүче мәктәпләр эшли», - дип белдерде Мәскәү кунагы.

Бүген Чаллыда алдынгы инженер мәктәпләр буенча семинар-киңәшмә узды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары мәгариф министры Валерий Фальков катнашты. (Бу хакта монда язып чыктык) 

Бүгенге вәзгыять, көнбатыш илләре санкцияләре Россияне зур адымнар ясарга этәрә. Узган ел ил башлыгы Владимир Путин Россия технологик яктан бәйсез булырга тиеш дип белдерде. Илебезнең югары уку йортларында алдынгы инженер мәктәпләр ачарга боерды. Шул рәвешле зур конкурс игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча, 80нән артык университет арасыннан 30ы сайлап алынды. Шуларның өчесе Татарстанда урнашкан. 

Берсе - Түбән Камада. Анда нефть һәм химия өлкәсендә алдынгы белгечләр үстерү буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Икенчесе Иннополис институты базасында урнашкан. Биредә it-технолгияләр белән бәйле белгечләр әзерлиләр. Өченчесе  - Чаллыда, КФУ филиалының Чаллы институты базасында. Бу уку йортында машина төзү өлкәсенә югары технологияле җайланмалар уйлап табучыларны укыталар. (Бу хакта моннан укы)

"Мәктәпләр әле эшли генә башлады. Хаталар да, уңай яклары да бар. Әмма динамиканы арттырырга кирәк", - дип белдерде министр Валерий Фальков. Шул ук вакытта республикабызның башка төбәкләргә караганда алдынгы сафларда булуын ассызыклады. 

“Татарстан башка субъектлардан шул ягы белән дә аерыла: монда берьюлы төрле юнәлештә эшләүче мәктәпләр эшли. Һәм компанияләр алар белән тыгыз бәйләнештә тора. Әйтик, "КАМАЗ" заводы белгечләр (инженер-конструкторлар, уйлап табучылар, галимнәр) әзерләүгә иң күп акча сарыф иткән заводларның берсе”, - дип ассызыклады РФ фән һәм югары мәгариф министры Валерий Фальков.

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министрлык ТР Рәисе