Чаллыга көчле буран килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга көчле буран килә

Мондый һава торышының күптәннән булганы юк иде, ди белгечләр.

12 январь көнне Чаллыда көчле буран көтелә. Җил секундына 15-23 метр тизлектә исәчәк, дип хәбәр итә МЧС хезмәте. Белгечләр аны "кара буран" дип тә атый. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә котыра. Социаль челтәрләрдә "моның чаклы кар яуганын күргән юк иде", "берничә метрдан соң берни күренми", дип шаккатып язалар.

МСЧ хезмәте сак булырга, зур юлларга чыкмаска чакыра. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев